Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем (16+)

12 нче санлы китапханә 16 нчы февральдә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем» исемле очрашу кичәсе оештырды.
Очрашуга Чаллы педагогия көллияте студентлары, шигърият сөюче китап укучыларыбыз килде. Кичәнең кунагы итеп Чаллы шәһәрендә яшәп ижат итүче яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина чакырылган иде. Китапханәче туган тел көне турында сөйләде, туган тел турында шигырьләр яңгырады. Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина үз чыгышында иҗаты белән таныштырды, туган телебезгә, туган җиребезгә багышланган шигырьләрен укыды, китапханәгә үзенең яңа китабын бүләк итте, телебезне кадерләп саклау, үстерүнең, татар теленең, татар әдәбиятының тормышта әҺәмиятен ассызыклады. Очрашу бик эчтәлекле узды.

Лилия Гыйбадуллина – шагыйрә, берничә китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.

Поделиться: